2026 ел республикада Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ тарафыннан “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителде. Ягъни демографик ситуацияне яхшырту хәзер көн үзәгендә тора. Шуннан чыгып, 1 гыйнвардан Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе гаиләләргә ана капиталы (материнский капитал) акчасыннан ай саен түләүне яңа, арттырылган күләмдә башкара башлады. Бу үзгәреш төбәктәге яшәү минимумы күләме артуга бәйле.
Хәзер ана капиталы акчасыннан ай саен түләү күләме 16 350 сум тәшкил итә – ул Башкортстанда бала өчен билгеләнгән бер яшәү минимумына тигез.
Бу ярдәм чарасы гаиләнең уртача кереме бер кешегә исәпләгәндә ике яшәү минимумынан (33 712 сум) артмаган очракта гына бирелә. Ата-аналарның эшләү-эшләмәве яки милке исәпкә алынмый – башка таләпләр юк.
Түләүне билгеләгәндә, соңгы 12 айдагы гаилә керемнәре исәпкә алына, әмма отчет чоры гаризаны биргән айдан бер ай алдан башлана. Мәсәлән, 2026 елның гыйнварында гариза биргәндә 2024 елның декабреннән 2025 елның ноябренә кадәр керемнәр исәпләнә.
Түләү 12 айга билгеләнә. Аны озайту өчен гаризаны шушы чорның соңгы аенда яңадан тапшырырга мөмкин. Әгәр гаиләдә өч яшькә кадәрге берничә бала бар икән, һәр балага аерым гариза бирергә кирәк.
Гаризаны түбәндәге юллар белән тапшырырга була:
– Госуслуги порталы аша;
– Күп функцияле үзәкләрдә (МФЦ);
– Социаль фондның клиент хезмәтләрендә.
Социаль ярдәм артыннан бала туганнан соң өч ел эчендә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгәр бала туганнан соң алты ай эчендә гариза бирелсә, түләү бала туган айдан башлап исәпләнә. Соңрак мөрәҗәгать иткәндә – гариза бирелгән айдан.
Башкортстанда ана капиталы акчасыннан түләүнең бердәм датасы – һәр айның 5нче көне (алдагы ай өчен).
Сораулар турында мәгълүмат алу өчен бердәм элемтә үзәгенең бушлай телефонына шалтыратыгыз: 8–800–100–00–01 Эш вакыты: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 09:00–18:00, җомга көнне 09:00–16:45.
Чыганак: Русия Социаль фонды Башкортстан Республикасы бүлекчәсенең матбугат хезмәте.