Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар , 22:22

Утырганчы уйла

2025 елның октябрендә егет Hyundai Sonata машинасы руле артына эчкән килеш утырган.

Утырганчы уйла
Утырганчы уйла

Благовещен районара прокуратурасы 23 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Республика прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 2025 елның октябрендә егет Hyundai Sonata машинасы руле артына эчкән килеш утырган. Элегрәк ул нәкъ менә шундый ук закон бозу өчен хөкем ителгән булган инде.

Суд ир-атка төзәтү эшләре рәвешендә бер елга җәза билгеләде. Бу чорда дәүләт файдасына аның хезмәт хакының 15% ын тотып калачаклар. Өстәмә рәвештә машина йөртүчене якындагы өч елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Моннан тыш, хокук бозучы йөргән автомобильне хуҗасына кайтарганнар, ә хөкем ителүчедән милек бәясенә тәңгәл булган 300 мең сумга якын түләтелгән.

Чыганак: Башинформ.

Утырганчы уйла
Утырганчы уйла
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас