Хыяллар чынга аша! Уфада яшәүче 10 яшьлек Богдан Абиловның аэропортта булу хыялы турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе аша белә.
Самолетларны бик яратса да, ул әлегә кадәр аларда очып карамаган була. Ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе ярдәмендә малайның аэропортта булу турындагы иң зур теләге турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәрдар була һәм аны үтәүдә ярдәм итәргә карар кыла.
Очрашу барышында республика җитәкчесе Богданның әнисе белән дә аралаша. Алар киләчәктә гаилә ерак сәфәргә чыгарга җыенганда, дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында килешә.
Республикада игътибарга мохтаҗ балалар аз түгел: кемнеңдер сәламәтлеге какшаган, кемнеңдер гаиләсендә авыр хәлләр, ә кайберләре махсус хәрби операция барышында әтисен югалткан. Радий Хәбиров ассызыклаганча, җитәкченең төп бурычы – шундый балаларның тормышында чын могҗизалар булсын өчен шартлар тудыру. Ул хезмәттәшләрен дә бу изге эшкә мөмкин кадәр актив кушылырга чакыра.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстанда 2026 ел Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде.
Фото: bashinform.ru