Быел Русиядә беренче тапкыр билгеләп үтелгән Артистлар көне алдыннан легендар актерның бюстын Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры музеена урнаштырдылар.
Бюстның авторы - Татарстанның танылган рәссамы, скульптор Халит Миңнегалиев. Артистның бюсты фотография буенча гипс һәм пластик кулланып эшләнгән.
"Әтием Казанда концерт белән чыгыш ясаганда мәдәният сарае рәссамы белән таныша һәм сөйләшә, шаярта: "Халит, әгәр мин бу дөньядан китсәм, миңа берәр бюст яса", - ди.
Рәссам озак уйлап тормый, бюстны әтисе исән чакта ук ясый. Әмма әти бюстны фотосурәт буенча гына күрә алды", - дип сөйләде мәрхүмнең улы, Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров.
Бу уңайдан комментарийларда тамашачылар бюст турында актив фикер алыша. Кайберәүләр скульптура артистка охшамаган, аның харизмасын тулысынча тапшырмый, дип саный. Шул ук вакытта акча җыеп, бронзадан яки алтыннан яңа бюстка заказ бирергә теләк белдерелде.
Милли театр үсешенә зур өлеш керткән артист истәлеген мәңгеләштерү буенча башка адымнар да ясала. Артист яшәгән йортка мемориаль такта кую турында үтенеч язылган. Шулай Дүртөйле шәһәренең Мәдәният сараена Фидан Гафаров исемен бирү буенча сөйләшүләр алып барыла.