Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар , 20:50

Уфага студентлар җыелачак

Туган җирдә дә уңышка ирешеп була.

Уфага студентлар җыелачак
Уфага студентлар җыелачак

Уфа Русия төбәкләрендә укыган студентлар өчен төп мәйданга әйләнәчәк. Эш шунда, гыйнвар ахырында ДОМА дип аталган республика фестивале узачак. Анда 2500дән артык студент җыелыр дип көтелә.
Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров сүзләренчә, чарада Башкортстаннан чыккан, илнең төрле төбәкләрендә белем алган студентлар катнаша ала. Чараның төп максаты – яшьләргә туган җирләрендә дә уңышка ирешеп булуны аңлату.
Фестиваль ике өлештән торачак. 26-29 гыйнварда чараның эшлекле өлеше узачак. Аңа ярашлы, студентлар кампусында төрле тармакта хезмәт иткән күренекле кешеләр белән очрашулар узачак. 30 гыйнвар “Көрәш сарае”нда бәйрәм оештырылачак. Анда республикадагы иң зур сәнәгать тармакларын, яшьләр оешмаларын тәкъдим итү булачак. Зур мәдәни чара да оештырылачак.
Бәйрәмдәге төп сюрприз –  популяр артистлар чыгышы. Бәйрәм сәхнәсендә Baby Ti (Арслан Тимиров), Dj Vita Samurai (Виталина Медведева) и Фогель (Роберт Черникин) чыгыш ясаячак. Фестивальне «Mega Dance» дуэты алып барачак.

Чарада катнашу бушлай. Аның өчен бары тик теркәлергә генә кирәк.

Бу икенче фестиваль. Узган елдагысына 1500 студент җыелган иде.

 

Фото: mgazeta.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас