Республикада агарту эшен 150 лектор алып бара. Алар арасында махсус хәрби операция ветераннары, югары уку йортлары ректорлары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, педагоглар һәм журналистлар бар. Актив катнашучылар рәтендә – Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рөстәм Нәбиев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колһарина, шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау буенча фәнни-производство үзәге директоры Данир Гайнуллин.
Укытучы Юлия Ломакина «Белем. Лектор» Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды, ә табиб Ринат Сәгъдиев «Белем.Премия» беренче тантанасында иң яхшы агартучы дип танылды. Иң яхшы проект исеменә БСК үткәргән «Росхимның химия буенча Зур олимпиадасы» лаек булды. Елның төп вакыйгасы исә – «Белем белән Республика» агарту форумы, аның үзәк мәйданчыгы булып югары уку йортлары кампусының Геном үзәге чыгыш ясады.
– Төбәк хакимияте органнары һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, алдынгы белгечләр үз аудиториясе белән турыдан-туры аралашып, гомумрусия инициативалары җирле шартларда гамәлгә ашырыла торган уртак белем бирү мохите формалаша. Нәкъ менә шундый партнерлык лекторларга төп идеяләрне чараларда катнашкан һәр кешегә җиткерергә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте «Белем» җәмгыятенең Башкортстандагы филиалы директоры Айсылу Илембәтова.
Фото: «Белем» җәмгыяте.