Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар , 18:52

Башкортстанда пенсияләр артты: кемнәргә һәм кайчан?

2026 елның 1 гыйнварыннан башлап Башкортстанда яшәүче пенсионерлар өчен шатлыклы яңалык бар: иминият пенсияләре 7,6 процентка арттырылды. Бу үзгәреш республикадагы бер миллионнан артык кешегә кагыла.

Башкортстанда пенсияләр артты: кемнәргә һәм кайчан?
Башкортстанда пенсияләр артты: кемнәргә һәм кайчан?

Индексация белән кемнәрне шатландыралар соң? Ул:

– картлык буенча пенсия алучыларга,

– инвалидлык буенча пенсия алучыларга,

– туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларга кагыла.

Пенсияләр арту нәтиҗәсендә, Башкортстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 25 682 сумга җитте. Моннан тыш, пенсия исәпләгәндә кулланыла торган төп күрсәткечләр дә артты. Әйтик, бер шәхси пенсия коэффициенты хәзер 156,76 сум тора, ә фиксацияләнгән түләү 9 584,69 сум тәшкил итә.

Пенсияләрне алу вакыты да билгеле:

– почта аша алучылар өчен — 3тән 25 гыйнварга кадәр,

– банк картасына алучылар өчен – айның 21 яки 23 числосында.

Ә инде гадәттә пенсияне айның 12 числосында алучыларга акча алдан – 30 декабрьдә үк күчерелгән.

Әгәр сораулар туса, Башкортстан Республикасы буенча Социаль фондның бердәм контакт-үзәгенә бушлай 8-800-100-00-01 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәте.

Башкортстанда пенсияләр артты: кемнәргә һәм кайчан?
Башкортстанда пенсияләр артты: кемнәргә һәм кайчан?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас