

Мәгълүмат вакыт үткән саен кыйммәтлерәк ресурска әверелә барган дөньяда журналистика җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда һәм үтә күренмәлелекне тәэмин итүдә төп роль уйный. Вакыйгалар бик тиз үзгәргәндә еш кына журналистлардан профессиональлек кенә түгел, батырлык та таләп итә торган шартларда хезмәт итүче коллегаларыбызны данлау тантанасы узды. Башкортстан Республикасы Башлыгының журналистика өлкәсендәге премиясе, әлеге мөһим өлкәдәге күренекле казанышларны тану өчен булдырылган, көн саен дөреслек хакына тугры хәзмәт итүчеләрнең символына әверелде. Быел лауреатларны бүләкләү тантанасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасында узды. Бүләкләрнең махсус хәрби операция зонасындагы вакыйгаларны яктыртучы журналистларга тапшырдылар. Аларның эше югары дәрәҗәдәге профессионализмны гына түгел, зур батырлыкны да таләп итә, чөнки алар кайчак алдан әйтеп булмый торган куркынычлар белән күзгә-күз очраша. Премия кысаларында өч төп номинация билгеләнде: "дөреслек", "җаваплылык" һәм "батырлык". Аларның һәркайсы журналист хезмәтенең мөһим аспектларын чагылдыра, бигрәк тә хәрби конфликтлар шартларында. "Дөреслек" номинациясе лауреатлары мәгълүмат җыя һәм тикшерә белүләрен күрсәттеләр, җәмәгатьчелеккә чыннан да әһәмияткә ия булган фактларны гына тәкъдим иттеләр. Аларның эше паника һәм факларның бозылу факторларын юк итүгә юнәлтелгән, бу кризис вакытында аеруча мөһим.
"Җаваплылык" номинациясендә бүләккә лаек булган журналистлар үз принципларыңа тугры калуның никадәр мөһим икәнен үрнәк итеп күрсәттеләр. Җаваплылык бит һөнәри этика стандартларын үтәү генә түгел, ә басым һәм билгесезлек шартларында аңлы рәвештә сайлау мөмкинлеге дә. Батырлык-ул, мөгаен, кайнар нокталарда эшләүчеләрнең иң якты характеристикасыдыр. Әлеге номинация лауреатлары вакыйгаларны яктыртуда гына тукталмыйлар, тамашачыларга һәм укучыларга дөреслекне җиткерү өчен үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Аларның тарихлары илһамландыра һәм хөрмәт уята, чөнки алар үз бурычларын үтәү өчен үз куркынычсызлыкларын корбан итәләр. Бүләкләү тантанасы җылы һәм рухи шартларда узды, һәр лауреат көчле алкышлар белән каршы алынды. Радий Фәрит улы һәр лауреатка үз куллары белән бүләкләрне тапшырды. Җиңүчеләрнең күбесе барлык авырлыкларга да карамастан, үз эшеңне дәвам итүнең мөһимлеге турындагы борчылулары һәм фикерләре белән уртаклашты. Нәкъ менә аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә җәмгыять алгы сызыкта барган вакыйгалардан хәбәрдар булырга мөмкинлек ала. Рәхмәт аларга! Ихластан котлау сүзләрен җиткерәбез! Олы йөрәкле каләмле һөнәр ияләре алдында баш иябез!