Җәмгыять
17 декабрь 2025, 14:12

Башкортстан Башлыгының журналистлар премиясенә гаризалар күп килгән

Журналистлар конкурсы өчен бу рекордлы күрсәткеч.

Башкортстан Башлыгының журналистлар премиясенә гаризалар күп килгәнБашкортстан Башлыгының журналистлар премиясенә гаризалар күп килгән
Башкортстан Башлыгының журналистлар премиясенә гаризалар күп килгән

Башкортстан Республикасы Башлыгының журналистика өлкәсендәге "Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык» премиясенә 2025 елда рекордлы санда эшләр тапшырылган — 159. Бу  2024 ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк, ул вакытта 94 гариза бирелгән булган.

БР матбугат һәм ММЧ агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев билгеләп үткәнчә, журналистлар конкурсы өчен бу рекордлы күрсәткеч.

Максим Ульчев ассызыклаганча, каләм ияләренең мондый актив кызыксынуы премиянең югары дәрәҗәсе турында сөйли.

Аның сүзләренә караганда, әлеге конкурс бүген республикада журналистикада төп  һөнәри ярыш булып тора,  приз фонды да саллы: 20 җиңүченең һәркайсы 300 мең сум алачак. 

Чыганак: Башинформ.

Башкортстан Башлыгының журналистлар премиясенә гаризалар күп килгән
Башкортстан Башлыгының журналистлар премиясенә гаризалар күп килгән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас