Җәмгыять
16 декабрь 2025, 10:25

Уфада башкорт теле көне бәйрәм ителде

Башкорт теле көнендә студентларга Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендияләр дә тапшырылды.

Уфада башкорт теле көне бәйрәм ителдеУфада башкорт теле көне бәйрәм ителде
Уфада башкорт теле көне бәйрәм ителде

14 декабрьдә Башкортстанда башкорт теле көне билгеләп үтелә. Бйрәмне республика Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда гамәлгә куйды. Аның максаты - Россия халыкларының күптөрлелеген хуплау, башкорт телен саклау һәм үстерү. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган - ул Мифтахетдин Акмулланың туган көненә туры китерелгән.

Бәйрәм уңаеннан күренекле төрки шагыйрь һәм мәгърифәтче һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Анда хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Башкортстанның югары уку йортлары,  көллиятләре студентлары һәм укытучылары катнашты. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе урынбасары Тамара Тансыккуҗина җыелучыларны бәйрәм белән котлады.

Тамара Таңсыккуҗина Башкортстан халыкларының туган телләрен өйрәнүгә бәйле уку һәм фәнни эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләр өчен Башкортстан Республикасы югары уку йортлары һәм көллиятләре студентларына Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендияләр тапшырды. Алар арасында Акмулла университетының өч студенты: Азалия Гандалипова, Айлина Котлубаева һәм Айгүзәл Яубасарова бар.

Уфада башкорт теле көне бәйрәм ителде
Уфада башкорт теле көне бәйрәм ителде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас