

Эстафетаның бу этабы ресурсларны аңлы рәвештә куллану принципларына багышланган.
Максатчан аудитория – мәктәп укучылары, студентлар, икътисадый яктан актив өлкәннәр, пенсионерлар.
Эстафета рациональ куллануның экологик һәм социаль җаваплылыгы, кирәкмәгән сатып алуларны киметү, бер тапкыр кулланыла торган әйберләрдән баш тарту, киемнәрне секонд-хендка тапшыру һәм чүп-чарны сортларга аеру аша турыдан-туры финанс файда һәм планета ресурсларын саклауга керткән өлеш турында мәгълүмат бирүне максат итеп куя.
Эстафетаны оештыручы – Россия Финанс министрлыгы, операторы – Россия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү институты.
Башкортстан Республикасында оештыручы һәм башкаручы булып төбәк финанс грамоталылыгы үзәге – «Башкортстан финүзәге» тора.
Тулырак бу хакта: моифинансы.рф