Җәмгыять
11 декабрь 2025, 15:29

МЕГАда "Башкорт теле көне" уңаеннан бәйрәм

14 декабрьдә Башкортстан башкаласында Башкорт теле көненә багышланган бәйрәм узачак. Мәйданчыкларның берсе МЕГА сәүдә үзәгендә көтелә.

МЕГАда "Башкорт теле көне" уңаеннан бәйрәмМЕГАда "Башкорт теле көне" уңаеннан бәйрәм
МЕГАда "Башкорт теле көне" уңаеннан бәйрәм

Чара программасында театральләштерелгән тамашалар һәм иҗади остаханәләр, аниматорлар чыгышы, викториналар һәм уеннар бар.

Теләге булган һәркем үз куллары белән курай ясый алачак, ә яшь тамашачылар өчен Курчак театры артистлары «Йолкыш үрдәк» («Гадкий утенок») спектаклен тәкъдим итәчәк.

Кунаклар алдында шулай ук «Гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, «Тамыр» вокаль студиясе, «Хәзинә» этно-төркеме чыгыш ясаячак.

Бәйрәм сәгать 12 дән 15 кә кадәр узачак.

МЕГАда "Башкорт теле көне" уңаеннан бәйрәм
МЕГАда "Башкорт теле көне" уңаеннан бәйрәм
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас