

Чакмагыш районының Рапат мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең район семинары булып узды. Нәфис әдәбиятны балаларга җиткерү һәм туган телебезне саклап калу максатында уйланылган китап бәйрәме югары дәрәҗәдәге оешканлык белән үтте.
Чакмагышның шәрәфле шәхесе, Вәзыйх Исхаков, Факиһә Тугызбаева исемендәге балалар әдәбияты бәйгеләре, "Тулпар" журналының 2024 ел лауреаты Рәсимә Ильясова иҗатына багышланган "Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер" дип исемләнгән кичәдә укучы балалар авторның шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган җырларны башкарды, видеоязмалар карады, эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Хаклы ялдагы укытучыларның да бу чарада катнашуы буыннар бәйләнешенең күркәм бер чагылышы булды.