Җәмгыять
5 Декабря 2025, 12:06

Китапны йолдызлар белән укыячаклар

11 декабрьдә (пәнҗешәмбе)  «Китап» нәшрияты кибетенә башкорт һәм татар музыкасы йолдызлары кунакка киләчәк!

Китапны йолдызлар белән укыячакларКитапны йолдызлар белән укыячаклар
Китапны йолдызлар белән укыячаклар

«Китапта тере аваз» форматы кибет кунаклары  теләкләре белән барлыкка килгән. Нәкъ менә шушы идея  «Китап» нәшрияты әзерли торган уникаль бәйрәмнең нигезенә салынган: бу көнне  музыка сүз белән очрашачак, ә сез яраткан җырлар китап патшалыгында җанланачак!

11 декабрь (пәнҗешәмбе) сез «Китап» нәшрияты кибетендә башкорт һәм татар музыкасы йолдызларының чыгышларын ишетә һәм карый аласыз, алар үзләренең иҗаты белән генә түгел, ә әдәби зәвыклары белән дә уртаклашачак.

Сезне җанлы чыгышлар һәм рухи әңгәмәләр көтә:

«Бүреләр» төркеме (солист Илшат Абдуллин) - 12:00 сәгатьтә
Рөстәм Гыйззәтуллин - 14:00 сәгатьтә
Лиана Хәбибуллина - 16:00 сәгатьтә
Baby Ti - 17:00 сәгатьтә
Дәрвиш-Хан (солист Ринат Зарипов) - 20:00 сәгатьтә.

Очрашуның модераторы - танылган алып баручы Ильяс Батыргәрәев.

Тамашачылар тере тавыш белән ләззәтләнеп, музыкантлар белән яраткан китаплары турында фикер алышып, автограф-сессияләрдә катнашып, һәм 500 сумнан башлап китаплар сатып алган очракта оттырышсыз лотереядә бәхетен сынап карый алачак.

Катнашучылар өчен «Китап» нәшрияты басмаларына махсус ташламалар каралган.

Очрашу 11 декабрьдә 12:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башланачак: Уфа, Ленин урамы, 26 йорт. Белешмәләр өчен телефон: +7 917 480-02-90.

Китапны йолдызлар белән укыячаклар
Китапны йолдызлар белән укыячаклар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас