

17-19 ноябрьдә Уфада "Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт - уртак язмыш" 16нчы халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтә. Ул Шәйхел-ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның иман һәм Ватанга хезмәтенең 45 еллыгына багышланган.
18 ноябрьдә конференциянең секция утырышлары оештырылды. "МХО һәм дин" секциясе, исеменнән үк аңлашылганча, дин әһелләренең махсус хәрби операциягә керткән өлешләре турында сөйләшү, бу җәһәттән тәҗрибә, уй-фикер алышу мәйданчыгы буларак күзалланган. Анда руханилар, МХО яугирләре, Росгвардия вәкилләре, җәмәгатьчеләр катнашты.
Төп чыгышларның берсен Русия Дәүләт думасы депутаты, "Ватан сакчылары" фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина ясады. Аның әйтүенчә, фонд 2023 елдан башлап, яугирләр, аларның ата-аналары белән эш алып бара, МХО ветераннарына тыныч тормышка ияләнергә ярдәм итә. "Ватан сакчылары" фондының төбәк филиалы, дин әһелләре белән килешүләр төзеп, төрле чаралар үткәрә. Дога мәҗлесләре оештырыла, һәлак булган яугирләрнең ата-аналары белән сөйләшүләр үткәрелә. Югалган яугирләрне ДНК анализлары ярдәмендә эзләү эше юлга салынган. "Күпер" проектында имамнар өчен махсус өч көн әзерлек дәресләре бирелә. Шулай ук "Атайсал" проекты, "Хатын-кыз бәхете территориясе" форумы кысаларында, "Җир көче", "Хатын-кыз - милләт анасы" фестивальләрендә һәртөрле чаралар уздырыла. БСТ каналында "Безнең геройлар", "Ватан сакчылары", "Ана" тапшырулары даими чыгып килә. Мөфтиятләр белән берлектә 30 кешене хаҗга җибәрүне оештырганнар, анда МХО яугирләре, аларның ата-аналарыннан төркем тупланган. Шулай ук, Г. Колсарина билгеләвенчә, мигрантлар белән эшләүдә милли оешмаларның өлеше зур. Республиканың эре шәһәрләрендә МХОда катнашучыларга бердәм ярдәм үзәкләре ачыла башлаган. Ул шулай ук бер төркем ветераннарга мактау грамоталары тапшырды. Иҗтимагый медальләргә уллары МХОда һәлак булган, җәмәгать тормышында актив катнашкан Риф Харисов (Чакмагыш районы), Рамзия Гыймалетдинова (Кырмыскалы районы) лаек булды.
Секция утырышында генерал-майор Андрей Мальченко Үзәк диния нәзарәте вәкиле Илдар хәзрәт Сафаргалиевка уңышлы хезмәттәшлек өчен медаль тапшырды. Росгвардиядә хезмәт итүчеләр өчен руханиларның ярдәме шулай ук бик кирәкле булуын билгеләде хәрби.