

17 ноябрьдә Уфаның вузара кампусында Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы балалар иҗтимагый советы слеты узды. Анда 4нче чакырылыш Балалар иҗтимагый советы составына кергән балалар катнашты. Чараның программасына ярашлы, хакимият органнары вәкилләре белән очрашулар узды, дискуссия мәйданчыклары оештырылды һәм тренинг дәресләре үтте. Моннан тыш, вәкаләтле вәкилнең республика шәһәрләрендә һәм районнарында җәмәгать ярдәмчеләре белән очрашуы да узды.
Советның төп бурычлары булып балаларны иҗтимагый тормышка җәлеп итү, аларда актив гражданлык позициясен һәм хокукый грамоталылыкны формалаштыру, шулай ук балалар белән Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил арасында диалог булдыру тора. Совет шулай ук балаларның үз мәнфәгатьләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүдә катнаштыруга ярдәм итә.
Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең матбугат үзәге фотосы.