

2025 елның 14 ноябрендә Уфа фән һәм технологияләр университетының Ватан филологиясе югары мәктәбенең татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы «Күптелле һәм күпмәдәниятле киңлектә төрки һәм ватан филологиясе: теоретик һәм гамәли аспектлар» халыкара форумының бер өлеше булган «Хәзерге татар филологиясенең актуаль проблемалары» XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Быел ул танылган әдәбият белгече, профессор Камил Салих улы Дәүләтшинның тууына 90 ел тулуга багышланды.
Тәүдә катнашучылар «Татарча диктант» акциясенә кушылып, диктант язды. Кафедра мөдире Альбина Хәлиуллина әйтүенчә, чарада 45 кеше катнашкан.
Конференциядә тәүге чыгышны Илшат Насипов ясады. Ул К.С. Дәүләтшинның Стәрлетамак чоры эшчәнлеген яктыртып, аның УФһТУның Стәрлетамак филиалында татар әдәбияты белемен үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Рәүф Идрисов укытучысы һәм остазы Камил Дәүләтшин турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты. Филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ хезмәткәре Әлфәт Закирҗанов профессорның Мәүла Колый турындагы фундаменталь тикшеренүенең «Татар әдәбияты тарихы» академик басмасына кертелүен билгеләп үтте. Танылган шагыйрә Халисә Мөдәрисова һәм кафедра укытучылары остазларының һәм хезмәттәшләренең һөнәри һәм шәхси сыйфатларына югары бәя бирде.
Әйе, Камил Салих улы – аңлы гомерен Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегендә укытуга багышланган күренекле галим һәм ихлас остаз иде. Аның истәлеге укучылары күңелендә озак сакланыр. Әйткәндәй, аудиториядә галимнең киң популярлык яулаган «Бәллүр» җыры (Фәүзә Гасакирова көе) яңгырау үзенчәлекле бүләк булды. Аны Мишкә районыннан Азат Ханов башкарды.
Чараның тагын бер мөһим темасы тел һәм әдәбият белеменең хәзерге торышы, тикшеренү юнәлешләре һәм белем бирү практикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу иде. Светлана Красильникова (РУДН) докладында Ч. Айтматов һәм Н. Фәттах әсәрләренең экологик мотивлары, сакраль образлары каралды. Казан федераль университеты укытучысы Индира Латыйпова үзенең тикшеренүен татар һәм рус телләрендәге сүз ясалышы үзенчәлекләренә багышлады. УФһТУ Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров «Тулпар» журналы битләрендә әдәби тәнкыйть торышын анализлады. Конференциядә онлайн-очрашуларның махсус платформасы ярдәмендә дистанцион рәвештә катнашу мөмкинлеге бар иде.
Йомгак ясап, оештыручылар Ватан филологиясен үстерү һәм Русия халыкларының уникаль мәдәни-тел байлыгын саклауда чараларның мондый форматының мөһимлеген ассызыкладылар.
Д. Сөләйманова.