Җәмгыять
13 Ноября 2025, 13:45

Яныбай Хамматовка багышланган күргәзмәгә рәхим итегез!

 21 ноябрьдә Милли музейда  “Яныбай Хамматов. Тарихка таба алтын күпер” дигән  күргәзмә тәкъдим ителә. 

Яныбай Хамматовка багышланган күргәзмәгә рәхим итегез!Яныбай Хамматовка багышланган күргәзмәгә рәхим итегез!
Яныбай Хамматовка багышланган күргәзмәгә рәхим итегез!

Башкорт халкының данлы тарихын, тарихи шәхесләрен тергезүче  күренекле башкорт  язучысы Яныбай Хамматовның тууына - 100 ел.

Республика Башлыгы Указына ярашлы оештырылган чараларның дәвамы булачак зур күргәзмәдә язучының шәхси әйберләре, китаплары, басылмый калган кулъязмалары урын алачак.

Күргәзмәгә килеп,  Яныбай Хамматовның ни өчен 40 яшеннән соң гына яза башлавын, аны ник "Башкорт Толстое" дип атауларын белергә, аның җырлавын ишетергә, туган йортының,  бакча йортының, эш бүлмәсенең макетларын күрергә мөмкин булачак.

Күргәзмәнең ачылу тантанасында әдипнең оныгы Алсу Хамматова, туруннары, якташлары һәм башка  кунакларның катнашуы көтелә.

 

Яныбай Хамматовка багышланган күргәзмәгә рәхим итегез!
Яныбай Хамматовка багышланган күргәзмәгә рәхим итегез!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас