Җәмгыять
13 ноябрь 2025, 13:52

Уфада "Укытучы һәм укучы" дигән күргәзмә ачылды

Ул Профсоюзлар йортында урнашкан һәм Уфаның 2 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының һәм укучыларының эшләреннән төзелгән. 

Уфада "Укытучы һәм укучы" дигән күргәзмә ачылдыУфада "Укытучы һәм укучы" дигән күргәзмә ачылды
Уфада "Укытучы һәм укучы" дигән күргәзмә ачылды

Профсоюз-АРТ күргәзмә комплексында яшь рәссамнар һәм аларның остазларының рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать экспозициясе урнаштырылган.

Күргәзмәгә аларның төрле еллардагы эшләре тупланган. Биредә мәктәпне тәмамлаучыларның станок композицияләре дә бар: натюрморт, пейзаж, портрет, декоратив стена паннолары.

Укытучылар һәм укучылар Бөек Ватан сугышы, гаилә, шәһәр, балачак, туган якның мәдәнияте һәм табигате темаларының киң спектрын ача, төрле техникалар куллана: акварель, гуашь, пастель, катыргы гравюрасы, майлы буяулар һәм корама белән тегү, кулдан туку.

Күргәзмә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Уфа, Киров ур., 1 йорт адресы буенча эшли. Керү ирекле.

Уфада "Укытучы һәм укучы" дигән күргәзмә ачылды
Уфада "Укытучы һәм укучы" дигән күргәзмә ачылды
Уфада "Укытучы һәм укучы" дигән күргәзмә ачылды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас