

Чараны УФһТУ Гуманитар һәм социаль фәннәр институтының Ватан филологиясе югары мәктәбенең татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештыра.
Форум берьюлы өч мөһим вакыйганы үз эченә ала:
– «Хәзерге заман тел белеме һәм профессор А. Г. Шәйхулов мирасы» халыкара фәнни конференциясе (галимнең 80 еллыгына);
– «Хәзерге татар филологиясенең актуаль проблемалары» XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе (профессор К. С. Дәүләтшинның 90 еллыгына)
– «Сибагатов укулары» III Республика яшьләр фәнни-гамәли конференциясе.
Оештыручыларга Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 200дән артык гариза килгән. Форумда Мәскәү, Самара, Казан, Ташкент, Бишкәк, Дүшәнбе һәм башка шәһәрләрдән галимнәр, шул исәптән интерактив дистанцион технологияләрне кулланып, көнүзәк фәнни мәсьәләләрне тикшерәчәк. Катнашучыларны заманча филологиянең төп юнәлешләре, тел белеме теориясе һәм практикасы, әдәбият белеме, социолингвистика һәм укыту методологиясе буенча эчтәлекле фикер алышулар көтә.
Төрки телләрнең тарихи үсеш процессларын өйрәнүгә, аларның рус мәдәнияте белән үзара бәйләнеш үзенчәлекләренә, туган телләрне укыту мәсьәләләренә һәм яшьләр арасында билингваль грамоталылык формалаштыруга аерым игътибар бирү планлаштырыла.
«Сибагатов укулары» махсус мәйданчыгы исә яшь галимнәргә филологиянең актуаль мәсьәләләренә үз карашларын тәкъдим итәргә һәм тикшеренү проектларын киң аудиториягә күрсәтергә уникаль мөмкинлек бирәчәк.
Форумның максаты – тел һәм әдәбият белгечләре арасында элемтәләрне ныгыту, мәдәни феноменнарны тикшерүгә яңа алымнарны җәлеп итү һәм Русия халыкларының бай мәдәни-лингвистик мирасын саклау, үстерү.