Җәмгыять
11 ноябрь 2025, 19:15

Радий Хәбиров белән туры элемтәгә нейрочелтәр һәм студент та кушылды

Башкортстан Башлыгы белән туры элемтә яшьләрнең дә игътибар үзәгендә. Мәсәлән, Башкортстанда туган студент киләчәктә Башкортстан Башлыгы булырга хыялы барлыгын белдерде.

Радий Хәбиров белән туры элемтәгә нейрочелтәр һәм студент та кушылдыРадий Хәбиров белән туры элемтәгә нейрочелтәр һәм студент та кушылды
Радий Хәбиров белән туры элемтәгә нейрочелтәр һәм студент та кушылды

"Хәерле кич! Мин Сезгә соравым бар. Мин республикага ничек кирәк була алам һәм сезнең турыда фейклар генерациясенә ничек карыйсыз?" - дип, видео аша  янәсе Ишембайда яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать  итте. Төбәк җитәкчесе, моның нейрочелтәр булуы күренеп тора, аны визуаль рәвештә танып була, дип җавап бирде.
Арытаба Башкортстанда туган һәм бүген Мәскәү шәһәрендә белем алучы студент киләчәктә Башкортстан Башлыгы вазыйфасында эшләү хакындагы хыялын белдерде һәм берничә киңәш сорады. Радий Хәбиров киңәшләр бирергә яратмавын белдерде, әмма иң мөһиме - күңел төшкәндә бирешмәү, диде.
Ул шулай ук билгеләп үтүенчә, эре шәһәрләрдә белем алучы студентлар - Башкортстанның потенциалы, иң мөһиме - соңыннан өйләренә эшкә кайту. 

"Мин хәтта аларга үз урынымны бирергә дә әзермен, тик кире кайтсыннар гына", - дип шаяртты ул.

Ример Насретдинов.

 

Радий Хәбиров белән туры элемтәгә нейрочелтәр һәм студент та кушылды
Радий Хәбиров белән туры элемтәгә нейрочелтәр һәм студент та кушылды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас