

Милли матбугат чаралары аша халык туган теленә, халкының тарихына һәм мәдәниятенә якыная. Шуңа күрә милли телләрдәге гәзит-журналлар бик кирәк. Һәркем милли матбугат язмышы өчен үз иңендә җаваплылык тойса, милли басмалар яшәячәк һәм сакланачак.
Уфада Бөтендөнья башкортлары корылтае бинасында башкорт матбугатына язылу көне оештырылды. Чарада милли оешманыың Президиумы һәм Башкарма комитеты әгъзалары, “Башкортостан Республикасы” нәшрият йорты җитәкчелеге, башкорт басмаларының баш мөхәррирләре катнашты.
Корылтай офисында күргәзмә материаллар урнаштырылды, матбугат басмаларына язылу оештырылды. Видеоконференция бәйләнеше тәртибендә республиканың район корылтайлары җитәкчеләре, әгъзалары да чарага кушылды.
Татар матбугатына язылу буенча шундый чараны Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте уздырды. Мөхтәрият шурасы утырышы Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында узды.
Анда 2026 елга гәзит-журналларга язылу турында да сүз булды. Мөхтәрият шурасының һәрбер әгъзасы “Кызыл таң”, “Тулпар”, “Әллүки” басмаларына язылачакларын белдерде. Шулай ук, бу акциягә урындагы мөхтәрият әгъзалары, оешманың активистлары да кушылыр дип көтелә.
Почта аша ярты елга язылу хаклары:
“Тулпар” журналы – 526 сум,
“Әллүки” журналы – 481 сум;
“Кызыл таң” – 2116 сум;
“Кызыл таң”ның җомга саны – 1184 сум.