

1-8 ноябрьдә Русиянең барлык субъектларында һәм чит илләрдә “Зур этнографик диктант” X Бөтенрусия мәгърифәтчелек акциясе узачак. Акциянең максаты – Русиянең этномәдәни төрлелеген (тормыш рәвешен, традицион рухи һәм матди мәдәниятен, төрле халыкларның телләрен) белүне тикшерү. Диктантны оештыручы –милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык.
– Зур этнографик диктант күпмилләтле илебезнең уникаль мәдәни мирасын яхшырак аңлау һәм бәяләү омтылышында бөтен Русия һәм аннан читтә миллионлаган кешене берләштерүче мөһим традициягә әверелде. Бу проект – белемнәрне тикшерү генә түгел. Диктант безгә традицияләребезнең никадәр тирән һәм күптөрле булуын аңларга ярдәм итә һәм бу мирасны саклауның мөһимлеген искә төшерә, – дип билгеләп үтте милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.
Этнодиктант Башкортстан Республикасында 2016 елдан бирле үткәрелә.
Узган ел акциядә 470 меңгә якын кеше катнашты (Мәскәүдән соң икенче урында, ләкин онлайн-катнашучылар саны буенча беренче урында). Республикада акцияне Башкортстан халыклары дуслыгы йорты оештыра.
Мәйданчыклар 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Мөнир ВАФИН фотосы.