Җәмгыять
31 Октября 2025, 14:42

Башстат сораштыру уздыра

Башстат кешеләрдән  тормыш дәрәҗәсе турында белешәчәк.

Башстат сораштыру уздыраБашстат сораштыру уздыра
Башстат сораштыру уздыра

Статистик күзәтүләр илнең социаль-икътисади хәле турында дөрес һәм актуаль мәгълүмат алу өчен үткәрелә. Махсус өйрәтелгән персонал-интервьюерлар халыктан сораштыру үткәрәчәк һәм җавапларны планшет яки кәгазь бланкларда теркәячәк. Алар сораштырылучылар сүзләреннән, раслаучы документлар күрсәтелмичә язылачак. Катнашучыларга конфиденциальлек һәм анонимлык гарантияләнә. Сораштыру барышында алынган мәгълүматлар  берләштерелә, аның нигезендә ярлылык дәрәҗәсе, реаль акчалата керемнәр, хезмәт хакы, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты һәм үтемлелеге, халыкның сәламәтлеге торышы буенча статинформация формалаштырыла. Нәтиҗәләрне исәпкә алып, мөһим дәүләт карарлары кабул ителә.

Интервьюерны мошенниктан ничек аерырга? Интервьюерлар һәрвакыт үзләре белән Росстатның махсус таныклыгын йөртәләр, анда аның гамәлдә булу сроклары-исеме, фамилиясе, атасының исеме, вазыйфасы күрсәтелгән, җитәкченең мөһере һәм имзасы бар. Ул паспорт белән бергә күрсәтелә. Интервьюерның Росстат логотибы төшерелгән зәңгәр портфеле яки кара пластик папкасы, планшеты яки кәгазь бланклары, Росстат җитәкчесенең телефон номерларын күрсәткән хат-мөрәҗәгатьләре бар, алар буенча тикшерү турындагы мәгълүматны ачыкларга мөмкин.

 

Фото: Башстат.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас