Җәмгыять
30 октябрь 2025, 17:48

Башкортстанда “Етегән” дип аталган слет бара

Балаларның “Акчарлак” лагеренда полилингваль слет башланды.

Башкортстанда “Етегән” дип аталган слет бараБашкортстанда “Етегән” дип аталган слет бара
Башкортстанда “Етегән” дип аталган слет бара

Мондый слетлар 2022 елдан башлап үткәрелә.

“Етегән” мәктәбендә берничә тел өйрәнәләр: башкорт, урыс, туган һәм чит телләрне. Балалар Башкортстан халкының гына түгел, Русия һәм чит ил халыклары мәдәнияте белән дә таныша.

Смена биш көн бара. Анда телне белүче балалар яшьтәшләре белән аралаша, Интернетта блоглар алып бару нигезләрен өйрәнә.

Быел балаларны санлы технологияләр, медиа белән дә таныштыралар. Бу максаттан ачык һәм осталык дәресләре уздырыла.

Слетта балалар елдан-ел күбрәк катнаша. 2022 елда 60 бала катнашса, 2024 елдан алар саны 120гә җиткән.
 
 
Мәгариф министрлыгы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас