Җәмгыять
26 октябрь 2025, 17:59

Латыйповлар булдыра!

Уфада яшәүче  Латыйповлар гаиләсе “яраткан малларын” алгы сызыкка җибәрде.  

Латыйповлар булдыра!Латыйповлар булдыра!
Латыйповлар булдыра!

Олеся һәм Рафик  Латыйповлар  махсус хәрби операциядә  катнашкан сугышчыларның ихтыяҗлары өчен “яраткан малларын”  җибәрделәр. “Яраткан мал” дип алар “Нива” машинасын атый. Чыдам һәм батмый торган булганы өчен яраталар “Нива"  автомобилен.

“Бердәм Русия”нең “Ватанны саклаучы” төбәк проекты иҗтимагый советы әгъзасы, эшкуар Рафик өчен  бу  гражданлык бурычы.

– Патриотизм –  буш сүз түгел, ул конкрет гамәл белән ныгытылырга тиеш. Ил сугыша – димәк, без дә ил белән. Бу безнең  алгы сызыкка китәчәк икенче "Нива". Элек җибәргәнен  махсус операциягә махсус әзерләдек. Ә монысы – безнең гаилә машинасы, без аны начар юлларда йөрергә әзерләдек:  яхшы резина куйдык, безнең хәрби хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен бөтен шартлар да бар”, – диде Рафик Латыйпов.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Латыйповлар гаиләсе даими рәвештә махсус операция зонасына гуманитар йөкләрне илтүдә ярдәм күрсәтә. Алар тырышлыгы белән сугышчылар кирәкле транспорт чараларын һәм төзелеш материалларын гына түгел, туганнарыннан һәм якыннарыннан шәхси посылкалар да җибәрелә.

“Ватанны саклаучы” төбәк проекты җитәкчесе Фәгыйть Латыйпов сүзләренә караганда, бу инде бишенче автомобиль. “Генераторлар, тепловизорлар, антидрон мылтыклар, БПЛА детекторлары һәм башка кирәкле әйберләр җибәрәбез. Алар тылның, республиканың, Ватанның ярдәмен тоярга  тиеш”, – ди Фәгыйть Латыйпов.

 

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас