

Уфада югары уку йортлары студентлары кампусында ел саен үткәрелә торган “Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кадрлар потенциалын үстерү” дип аталган форум узды. Чара бер мәйданчыкта бизнес, хакимият органнары һәм Уфа, Мәскәү, Казан, Чиләбе, Самара һөнәри уку йортлары вәкилләрен җыйды. Оештыручылар булып гадәттәгечә Башкортстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура министрлыгы һәм “Башкортстан төзүчеләре” ассоциациясе чыгыш ясады.
– Төзелеш тармагын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү төп мәсьәлә. Бу җәһәттән форумны уздыру урыны уңышлы сайланган. Кампус үзара хезмәттәшлекнең уникаль урынына әверелде, анда бер территориядә компетенцияләр һәм коммуникацияләр туплау өчен барлык шартлар да тудырылган. Кампусның икенче чиратын төзүдә бүген барлык эшче һөнәрләре җәлеп ителгән. Мондый очрашулар катнашучыларга кадрлар потенциалын үстерү тәҗрибәләре белән уртаклашырга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Чыңгыз Хәсәнов.
Пленар утырышта катнашучылар Башкортстан Республикасының төзелеш тармагында кадрлар ихтыяҗы проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү механизмнары турында фикер алыштылар.
Башкортстанның Мәгариф министрлыгы мәгълүматы буенча, бүген төбәктә төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен белгечләр әзерләүне 33 колледж, 1 югары уку йорты һәм 2 филиал алып бара.
Фото: pravitelstvorb.ru