

Русиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар Уфада илнең аграр югары уку йортларының III Бөтенрусия студентлар фәнни берләшмәләре смотр-конкурсының икенче этабында катнаша. Чара кысасында “Михаил Ломоносов. Дөньяга яңача күз сал” дип аталган фәнни-популяр экскурсия оештырылды.
Башкортстан Республикасының эшуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина билгеләп үткәнчә, фәнни-популяр туризм төбәкнең интеллектуаль потенциалын популярлаштыруда мөһим роль уйный.
Кунаклар Уфа университетлары лабораторияләрендә булдылар, анда төбәкнең перспектив фәнни юнәлешләре һәм инновацион проектлары белән таныштылар. Катнашучылар “Торатау” геопаркының визит-үзәгендә булдылар, ул 2025 елда ЮНЕСКОның глобаль геопаркы статусын алды. Федераль “Карбон полигоны” проекты кысаларында төзелгән климат музей-йортында студентлар палеонтология коллекцияләрен өйрәнделәр.
Уфада студентлар кампусы 2024 елның февралендә ачылган иде.
Фото: pravitelstvorb.ru