

Резеда Шакирова кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иҗат итә. Аның Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшриятында балалар өчен басылган "Шук буран" китабы аеруча уңышлы. Китапның презентациясе кайсы мәктәптә генә үтмәсен, балалар күңеленә хуш килә. Чынлап та, җыентыктагы шигырьләр дә "җырлап" тора, рәсемнәр дә бик матур.
Яңарак Резеда Флүр кызы Уфа шәһәренең "Шатлык" татар мәдәни белем бирү үзәгендә туган тел укытучылары, ата-аналар һәм укучылар белән очрашты.
Түгәрәк өстәл янында китап авторы халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар темасына уен-дәрес оештырды. Ул укучыларның фикерләү сәләтен, тел байлыгын, игътибарлылыгын арттыру максатын күздә тотты. Укучылар актив катнашып, сорауларга җавапларны тиз таптылар.
Җанлы очрашуда бергәләшеп "Туган тел" җыры башкарылды.
Чыганак: tatarskaja-shkola.ru.