Җәмгыять
18 октябрь 2025, 09:00

Стәрлетамактагы “Авангард” заводында шартлауда өч кеше һәлак булган

Янә биш кеше хастаханәдә. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Стәрлетамактагы “Авангард” заводында шартлауда өч кеше һәлак булганСтәрлетамактагы “Авангард” заводында шартлауда өч кеше һәлак булган
Стәрлетамактагы “Авангард” заводында шартлауда өч кеше һәлак булган

Һәлак булучылар барысы да хатын-кызлар. Алар арасында 23 яшьлек кыз да бар. Ике хатынның балалары калган.

“Предприятие тиешле ярдәм чараларын күрсәтәчәк, компенсация түләнәчәк. Һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашам”, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Әле биш кеше хастаханәдә ята. Аларны Уфага күчерәчәкләр. Икесенең хәле авыр, калганнарының – уртача авырлыкта. Әмма аларның тормышына куркыныч янамый.

“Предприятиегә килгәндә, әлегә тикшерү эшләре бара. Моның БПЛА һөҗүме булуы турында төрле фикерләр булды. Юк, бу – шартлау, аның сәбәпләрен хәзер криминалистлар ачыклый. Завод шактый иске, әмма ул мөһим дәүләт бурычын үти. Биредә зур күләмдә эш башкарасы бар, һәм без предприятиегә кирәкле подряд оешмаларын билгеләргә ярдәм итәргә әзер”, – диде Башкортстан Башлыгы.

Чыганак: https://www.bashinform.ru/

Стәрлетамактагы “Авангард” заводында шартлауда өч кеше һәлак булган
Стәрлетамактагы “Авангард” заводында шартлауда өч кеше һәлак булган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас