

Башкортстан территориясендә 17 октябрьдән 18 октябрьгә каршы төндә һава һөҗүменә каршы оборона хезмәте самолет тибындагы биш пилотсыз очу аппаратын бәреп төшерде, дип хәбәр итә Русия Оборона министрлыгының матбугат хезмәте.
Бер төн эчендә Брянск, Калуга, Мәскәү, Белгород, Орлов, Волгоград, Курск, Рязань, Тамбов, Тула һәм Самара өлкәләре өстендә, Башкортстан һәм Кара диңгез акваториясе өстендә барлыгы 41 украин гаскәрләре дроны юк ителгән.
Урындагы вакыт белән 5:28 дән 9:59 га кадәр Уфа аэропортында һава судноларын кабул итүгә һәм очырып җибәрүгә чикләүләр кертелде. Бу вакыт эчендә запас аэродромнарга биш самолет китте.
Моннан бер атна элек Оборона министрлыгы Башкортстанда бәреп төшерелгән җиде БПЛА турында хәбәр иткән иде.
Чыганак: https://mil.ru/news/b1feb7c1-0227-4631-98b3-275a4ed066b1.