

Когалым - Уфа рейсы бортында 41 яшьлек ир-ат стюардессаның рюкзакны урнаштыруда ярдәм итү турындагы тәкъдименә: «Сак булыгыз, бәлки анда шартлаткычтыр», - дип җавап биргән һәм көлеп җибәргән.
Стюардесса, вазыйфаи инструкцияләрне үтәп, урынсыз шаяртуга җитди җавап бирә һәм полициягә хәбәр итә.
Самолетны, пассажирларны һәм аларның багажын кабаттан тикшерү өчен киредән тукталышка кайтарганнар.
Элегрәк Уфа район суды ишембайчыны гаепле дип таныды һәм дәүләт файдасына 200 мең сум күләмендә штраф билгеләде. Аннары авиакомпания бу пассажирдан 85,7 мең сум күләмендә китерелгән зыянны каплауны таләп итеп, гражданлык дәгъвасы белән судка чыкты. Фемиданың хезмәтчеләре мондый таләпне гадел дип санап, аны канәгатьләндерделәр.
Моннан тыш, ир-аттан чит акчадан файдаланган өчен процентлар түләтәчәкләр.
Чыганак: Башинформ.