Җәмгыять
16 октябрь 2025, 18:15

Хәтта рентген да ачыклый алмаган

Табиблар 9 яшьлек малайның үпкәсеннән ручка башын алганнар.

Хәтта рентген да ачыклый алмаганХәтта рентген да ачыклый алмаган
Хәтта рентген да ачыклый алмаган

Уфаның ашыгыч ярдәм хезмәте 17нче балалар хастаханәсенә сулыш алуы авырлашкан малайны китергәннәр. Үпкәгә ясалган рентген ниндидер тайпылышлар күрсәтмәсә дә, табиблар бронхоскопия үткәрергә карар кылган. Нәтиҗәдә, баланың уң үпкәсендә ят әйбер булуы ачыкланган.  Җиңелчә операция ярдәмендә үпкәдән ручка башын чыгарганнар.

Ручка башының үпкәгә ничек керүе билгеле түгел.

Оператив ярдәмнән  башка мондый ситуацияләр үпкәләр ялкынсынуына, лайлалы тышчаларның зарарлануына, буылуга да китерү ихтималлыгы булган.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте сүзләренчә, малай стационар дәвалануга  чыгарылган.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас