Җәмгыять
14 Октября 2025, 02:32

Минималь хезмәт хакы күтәреләчәк

Яңа елдан МРОТның артуы көтелә.

Минималь хезмәт хакы күтәреләчәкМинималь хезмәт хакы күтәреләчәк
Минималь хезмәт хакы күтәреләчәк

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 2026 елның 1 гыйнварыннан 22 440 сумнан 27 093 сумга кадәр арттырырга планлаштыралар. Бюджет һәм салымнар комитетының тиешле төзәтмәләрен Дәүләт Думасында 22 октябрьдә кабул итәргә тиешләр.

Шул рәвешле, илдә МРОТ 20,7% ка артачак, бу 4,6 млн кеше өчен хезмәт хакы үсешенә ярдәм итәчәк. Билгеле булганча, бу максатларга федераль бюджетта 71,9 млрд сум каралган.

Чыганак: Башинформ.

Фото: freepik.

Минималь хезмәт хакы күтәреләчәк
Минималь хезмәт хакы күтәреләчәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас