

1991 елдан соң узган 34 ел Башкортстанда яшәүче халыкларның рухи үсеше өчен күтәрелеш чоры булды. Республикадагы татар матбугатына гына күз салыйк. 1991 елга кадәр Башкортстанда татарча тик “Кызыл таң” гәзите генә чыга иде. Төгәл 34 ел элек татар телендә “Өмет” яшьләр гәзите чыга башлады. Кыю, курку белмәс гәзиттә без – студентлар язарга өйрәндек, журналистика серләренә төшендек. 1994 елда “Тулпар” яшьләр журналы чыга башлады. Менә инде 31 ел ул әдәбият сөючеләрне шатландыра
1990 елга кадәр республика югары уку йортларында татар бүлеге бары тик Башкорт дәүләт университетында гына эшли иде. Соңыннан татар бүлекләре Башкорт дәүләт педагогия университетында, Стәрлетамак, Бөре пединститутларында ачылды, яшьләрдән алар өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләнә башлады.
Театрларга күз салыйк. 1991 елга кадәр Башкортстанда бер генә татар театры да юк иде. Ә хәзер алар икәү! Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы Уфаның нәкъ уртасында, бөек Тукаебыз һәйкәле янында тирә-якка нур чәчеп утыра. Туймазы татар драма театры исә Туймазының күрке.
Менә шулай. Рухи бердәмлек, халыклар дуслыгы Башкортстанның “визит карточкасы”на әверелде. Шушы дуслык, бердәмлекне күз карасы кебек сакласак иде!
Бәйрәм белән, дуслар!
Розалия ХИСАЕВА фотосы.