

25 санлы белем үзәгендә уку-укыту, патриотик, рухи тәрбия эшендә максатлы эш алып барыла. Укучылар һәртөрле конкурсларда, хәрбиләргә ярдәм итү, хат язу, рәсем төшерүдә бик теләп катнашалар. 5А класс укучысы Полина Дудко хәрби операция барган урында булып кайтты. Үзе язган шигырьләрен һәрдаим укып ишеттерә ул.
Мәктәптә "Туган якны өйрәнү" музее эшләп килә. Анда Гөлнара Хәләф кызы эзлекле эш алып бара.
Ә менә күптән түгел генә Республика көненә багышланган әдәби чарада безнең мәктәптә практика үткән, әлеге вакытта кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язучы, шагыйрә Шакирова Резеда Флүр кызының да катнашуы ямь өстенә ямь өстәде. Укытучы Галия Галинур кызы кичәне җанлы алып барды. Шагыйрә Резеда Флүр кызы 2, 3, 5 сыйныф укучыларына уен-дәрес оештырды. Укучылар шагыйрә апалары биргән сорауларга җавапларны тиз таптылар, шигырьләр укыдылар. Иң зирәк һәм тапкыр укучылар бүләкләр дә оттылар.
Күркәм чарада туган телгә хөрмәт һәр гаиләдән башлануын, аннары мәктәптә дәвам итүен янә бер кат Резеда Флүр кызы дәлилләде. Ул көнне балаларның "Туган тел" җырын җырлаулары күңелләребезгә хуш килде.
Г. Сөләйманова, югары категорияле белгеч.
Уфа шәһәре.