Җәмгыять
9 октябрь 2025, 09:25

Бердәмлектә — көч!

Язучылар йортында "Бердәмлектә — көч!" дигән түгәрәк өстәл оештырылды.

Бердәмлектә  —  көч!Бердәмлектә  —  көч!
Бердәмлектә — көч!

Чарада Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзалары, матбугат басмалары, нәшрият җитәкчеләре катнашты. Тәүдә Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов кунакларга Язучылар йортының яңартылган бинасында экскурсия үткәрде. Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков, "Республика Башкортстан" нәшрият йорты җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина язучыларны яңа бина белән котладылар, журналистлар һәм язучыларның бердәм эшләвен билгеләделәр. З. Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты директоры Эльмира Хәйретдинова республикада китап нәшере эшенең үсештә булуын, китап продукциясе сатуның артуын ассызыклады. Рус язучылары берләшмәсе җитәкчесе Светлана  Чураева тәрҗемә эшендә уңай үзгәрешләр булуын, БР Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә тәрҗемә китаплары сериясе басылып чыгуын әйтте.

Бердәмлектә  —  көч!
Бердәмлектә — көч!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас