

Башкортстан бизнесы өчен халыкара хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре ачыла. Республика делегациясе Дүшәнбедә эшли башлый, дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз постында.
"Таҗикстан бездә зур кызыксыну уята — коллегалар бик актив, уртак проектлар белән кызыксына, хезмәттәшлек буенча инде әзер тәкъдимнәр бар", — дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.
Бүген һәм иртәгә Башкортстан делегациясе Русия Президенты Владимир Путин җитәкләгән Хөкүмәт делегациясе составында эшләячәк. Шулай ук Русия-Таҗикстан индустриаль паркын төзү турындагы килешүгә имза куелачак, аны имзалауда безнең республика делегациясе дә катнашачак.
Чыганак: Башинформ.