+26 °С
Болытлы


Ул төнлә тәрәзәне ватып эчкә кереп шторалар һәм җиһазларга ут төрткән. Әлеге бинада авыл Советыннан башка Мәдәният сарае бүлмәсе дә урнашкан булган.
Ул моның белән генә канәгатьләнмичә ихатада торган янгын сүндерү машинасына да зыян салган. Машина салонына ут төрткән.
Авылдашлары янгынны вакытында күреп, тиз арада сүндерә алганнар.
Баксаң, кайчандыр бала чагында аны шушы бинада кыерсыткан булганнар икән. Исереп алгач, ир шуның үчен чыгармакчы булган.
Әлеге “батыр” үзенең гаебен таныган. Аңа карата җинаять эше ачылган.
Фото: Freepik.com