

Стәрлетамакның 40 яшьлек кешесе аңа мессенджерда язган "автокомпания менеджерларына" ышанган.
Мошенниклар алардан кулланышта булган «Фольксваген Тигуан» автомобилен сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Ир-ат бернинди тикшерүләрсез аларга 2 млн 616 мең сумнан артык акча күчергән, шул исәптән кредитка алынганнарын да. Акча алганнан соң мошенниклар элемтәгә чыгудан туктаган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, шикләнелүчеләрне эзләү бара.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга финанс операцияләрен башкарганда, бигрәк тә Интернетта таныш булмаган затлар белән уяу булырга кирәклеген искәртә.
Компанияләрнең абруен тикшерергә, кыйммәтле товарлар өчен алдан түләүне күчермәскә һәм акча күчерү алдыннан туганнары яки банк хезмәткәрләре белән киңәшләшергә киңәш ителә.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Freepik.