

Русия Президенты Владимир Путинның Указына ярашлы, 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакыру башлана. Армия хезмәтенә запаста тормаган 135 мең 18-30 яшьлек егет алыначак. Чагыштыру өчен: быел язын 133 мең “рекрут” хәрби частьларга юлланды; 2024 елның язында 150 мең егет солдат шинелен киде; 2023 елның язында армиягә 147 мең кеше алынды; 2022 елның көзге чакыру вакытында 120 мең кеше хәрби хезмәткә киткән иде. Хәрби хезмәткә алынучыларның саны артуы чакырылу срогының 30 яшькә кадәр озайтылуы белән бәйле. Моннан бер ел элек ул чик 27 яшь тәшкил итә иде.
Быелгы көзге чакыру 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр үтәчәк. Бер үк вакытта хезмәт срогын тутырган солдат, матрос, сержант һәм старшиналар запаска күчерелеп, туган йортларына кайтачак.
Республиканың хәрби комиссариаты ышандыруынча, чакырылучылар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәскә тиеш һәм Русиянең яңа төбәкләре – Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә җибәрелмәячәк.
Фото: Башкортстанның хәрби комиссариаты.