

Һәйкәл 2010 елда XX Халыкара Аксаков бәйрәме вакытында куелган. Авторы - белорус скульпторы, Беларусь Республикасының халык рәссамы Иван Миско («космик» скульптор буларак билгеле: аның эшләренең геройлары — космонавтлар, аларның скульптура сурәтләрен ул илле елдан артык ясый).
Язучы образын тудыру эшенә мөрәҗәгать итәргә аны Надеждино авылына бару этәрә. Эштә дагерротипка һәм рәссам Крамский язган Аксаков портретына йөз тоткан.
Сергей Тимофеевич Аксаков, кәнәфигә утырып, кулына чираттагы кулъязманы тоткан, аның янында тугры дусты һәм аучылык эшләрендә ярдәмчесе бурзай эт ята. Бөек рус язучысы киләчәк буыннары алдында шундый булып гәүдәләндерелә. Гадәти булмаган композиция бөек язучыны мөмкин кадәр якынрак, аңлаешлырак итә.
Һәйкәл Казанда коелган. Аны ясау өчен ике тоннадан артык бронза киткән һәм ике айга якын вакыт сарыф ителгән.
Фото: Сергей Щекатуров.