

Соңгы атнада республикада 30 меңнән артык кеше кискен респиратор инфекцияләр белән авырган, аларның 47,8% ы 14 яшькә кадәрге балаларга туры килә, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорда.
Узган атна белән чагыштырганда инфекция йоктыручылар саны 47,4% ка арткан.
Башкортстанга гриппка каршы 505 540 доза вакцина кайткан. 17 сентябрьгә 464 меңнән артык кешегә прививка ясалган.
Күзәтчелек ведомствосында профилактика чаралары турында онытмаска һәм прививка ясатырга чакыралар.
Авыру билгеләре сизелә башлау белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Берьюлы халык медицинасын да ярдәмгә чакырырга була, әйтик, сарымсак куллану, витаминлы үлән чәйләре булыша ала.
Чыганак: Башинформ.