Җәмгыять
18 сентябрь 2025, 09:40

Петр Дранга Уфада хәйрия концерты үткәрәчәк

Башкортстан башкаласында, Республика көне алдыннан, танылган аккордеончы Петр Дранганың хәйрия концерты узачак.

Петр Дранга Уфада хәйрия концерты үткәрәчәкПетр Дранга Уфада хәйрия концерты үткәрәчәк
Петр Дранга Уфада хәйрия концерты үткәрәчәк

Аккордеон гына түгел, гитара, удар һәм клавишалы инструментларны да оста үзләштергән музыкант үзенең «Метаморфозалар» шоу-программасын тәкъдим итәчәк. Концертның максаты – «Үзенчәлекле балалар» фонды карамагындагыларга ярдәм күрсәтү өчен акча җыю. Программада автор әсәрләре дә, оригиналь аранжировкадагы классик һәм заманча композицияләр дә яңгыраячак, аларны Петр Дранга үзенең музыкаль коллективы озатуында башкарачак.

Чараны уздыру башлангычы белән Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре буенча совет әгъзасы Наталья Орлова чыкты. Концерт 9 октябрьдә «Торатау» конгресс-холлында Уфа халкы һәм кунаклары өчен бүләк булачак.

Чыганак: https://mgazeta.com

Петр Дранга Уфада хәйрия концерты үткәрәчәк
Петр Дранга Уфада хәйрия концерты үткәрәчәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас