

Граф күле буенда барган “Башкорт аты” фестиваленә Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты Урал арты авторларының китапларын тәкъдим итте.
Фестиваль кунакларына тәкъдим ителгән басмалар арасында чыгышы белән Баймактан булган Тимур Рәхмәтуллинның “Тылсым ияләре” китабы, Бөрҗән районында туган Миләүшә Каһарманованың “Бетерә шаршыһы” (“Бетерә кичүе”) дип аталган повестьлар җыентыгы һәм Баймак районында туып үскән язучы Таңчулпан Гарипованың “Бөйрәкәй” роман-бестеллеры да бар.
“Китап” нәшрияты тирмәсендә шулай ук Мәхмүт Сәлимовның “Башкорт аты” китабы да бар. Әйткәндәй, бу китапны тәкъдим итү узган ел үткән иде.
Тагын бер яңа гына табадан төшкән китап – “Музалар дәшми” дигән басма. Анда махсус хәрби операция һәм аңа гуманитар ярдәм олаулары белән барып катнашкан шагыйрьләрнең, музыкантларның, рәссамнарның һәм фотографларның иҗатлары тупланган.
“Башкорт аты” фестиваленең матбугат хезмәте фотосы.