Җәмгыять
8 Сентября 2025, 14:05

Бер атуда ике куян

“Башкорт аты”нда матбугатка язылып була.

Бер атуда ике куянБер атуда ике куян
Бер атуда ике куян

Баймак районының Граф күле буенда “Башкорт аты” фестивале дәвам итә. Әлеге чара кысасында матбугатка язылу өчен “Добрая подписка” дигән чара оештырылган. Аңа ярашлы, фестивальдә катнашкан  теләсә кем туганнарына, дусларына, гаиләләренә яисә мохтаҗларга гәзит-журналларга язылу бүләк итә ала. Катнашу шартлары гади. “Добрая подписка” стендын табарга кирәк: картадагы нокта 52.715161,58.658308. Басманы сайларга һәм 2026 елның икенче яртыеллыгына язылырга. Акция стенды фонында селфи төшерергә, #ДобраяПодписка хештегы белән социаль челтәрдәге үз битеңә урнаштырырга. Һәм ахыр чиктә игелекле эшләр артсын өчен акциядә катнашу эстафетасын дусларга яки танышларга тапшырырга.

Бу чарага ел барышында да кушылырга мөмкин. Моның өчен ел дәвамында  Русия почтасының барлык бүлекчәләрендә, шулай ук матбугат йортында катнашырга мөмкин.

 

Фото: Молодежная газета.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас