Җәмгыять
8 сентябрь 2025, 14:02

Башкортстан атлары таныла

Башкортстанда  атларның токымын саклау өчен зур эшләр башкарыла.

Башкортстан атлары  танылаБашкортстан атлары  таныла
Башкортстан атлары таныла

Башкортстан аграр университеты галиме Камил Фәрхетдинов сүзләренчә, бу гореф-гадәтләрне саклау гына түгел, ә

икътисад өчен дә отышлы:

– Меңнәрчә ел атлар кеше тормышында зур урын алып торган. Ә менә токымлы атлар турында 1990 елларда гына уйлый башлаганнар. Һәм “башкорт аты” дигән токым барлыкка килгән.

Атлар элек ит һәм кымыз өчен тотылган. XVIII гасырда Аксаков шифаханәсендә кымыз белән дәвалый башлаганнар. Атлар файдалануның өченче юнәлеше – аны транспорт буларак куллану. Атларны аеруча почта хезмәтендә һәм армиядә кулланганнар.

Бүген елкычылыкка зур игътибар бирелә. Республикада сигез токымчылык ширкәте, шул исәптән өч ат заводы бар. Башкортстанда барлыгы 7,5 мең ат исәпләнә.

Башкорт халкы өчен ат авыл хуҗалыгы малы гына  түгел, ә мәдәни мирасның бер өлеше  булып та тора. “Урал-батыр” эпосы буенча бөтен башкорт атлары токымы да эпостагы Акбузаттан барлыкка килгән.

Элек атның сөткәме, иткәме тәгаенләнүен дүрт ел асрап, беренче сөтен саугач кына белсәләр, хәзер генотипларын тикшереп ачыклап була. Моның өчен дәүләт акча бүлә, – дип сөйләде Камил Фәрхетдинов.

 

Фото: Молодежная газета.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас