

Гимн фестивальне ачу тантанасының җете вакыйгасына әверелде.
Фестивальнең төп җырына игълан ителгән конкурста композитор Рамил Туйсин җиңүче булды. Ул «Башкорт аты» гимнының барлыкка килү тарихын сөйләде:
– Конкурс игълан ителгәч, шагыйрә Фирүзә Абдуллина белән катнашырга булдык. Элек бергәләп җырлар иҗат иткәнебез бар иде. Мин үзем музыкант-фольклорчы, хәрби темага багышланган башкорт халык җырларында да, көнкүреш җырларында да атлар еш телгә алынуын яхшы беләм. Шуңа күрә артык баш ватырга тура килмәде: сүзләр дә, көй дә үзеннән-үзе туды. Җырның яңгырашын заманчарак итәргә тырыштык.
Рамил Туйсин да, Фирүзә Абдуллина да Баймак районында үскән. Башкорт атының гимнын иҗат иткәндә бала чакларын, туган авылны еш искә төшергәннәр тарихтан илһам алганнар.