Җәмгыять
6 сентябрь 2025, 04:05

Ат турында гаҗәеп тамаша

“Башкорт аты" фестивале кунакларын театральләштерелгән хозур тамаша көтә. Чараның мәдәни программасы режиссеры Чулпан Әскарова әйтүенчә анда 200дән артык кеше катнашачак. 

Ат турында гаҗәеп тамашаАт турында гаҗәеп тамаша
Ат турында гаҗәеп тамаша

Тамашаны 6 сентябрьдә Баймак районының Граф күле янында «Башкорт аты» ачылу тантанасында карарга булачак. Спектакльнең үзәгендә, әлбәттә, ат, аның кешегә хезмәт итү тарихы, легендар Акбузат чынбарлыгына барып тоташкан шәҗәрәсе. Тамашада «Урал Батыр» эпосы, Бөек Ватан сугышы чоры күренешләре тәкъдим ителәчәк.

Иң якты сюжетларның берсе - борынгы башкорт традициясе буенча аягында нык торырга өйрәнгән сабыйны (яшь Салават Юлаев прототибы!) ата-аналар атка утырта һәм кулларына кымыз салынган савыт бирә.  112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары белән бергә Доннан Германиянең Эльба елгасына кадәр юл үткән Миякә районының Илчегол авылындагы айгыры тарихы да җанландырылган. Төп тема – атның кешегә тугрылыгы, алар теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә ала.

Тамашага Уфа, Сибай, Баймак һәм Учалы районнарыннан 200дән артык артист, Түбән Новгородтан да егетләр төркеме җәлеп ителәчәк.

Ат турында гаҗәеп тамаша
Ат турында гаҗәеп тамаша
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас