Җәмгыять
5 сентябрь 2025, 16:50

Инвестсабантуйда матбугатка язылып була

“Урал аръягы-2025” Бөтенрусия инвестиция Сабантуе кысасында матбугатка язылу акциясе уза.

Инвестсабантуйда матбугатка язылып булаИнвестсабантуйда матбугатка язылып була
Инвестсабантуйда матбугатка язылып була

 “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция Сабантуе кысаларында традицион матбугатка язылу буенча “Добрая подписка” хәйрия республика акциясе башланды. Иртә белән үк кунаклар һәм форумда катнашучылар акциягә актив кушылдылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен республика һәм район басмаларына яздырдылар. Матбугатка язылуга “УралартыИнформ” нәшрияты генераль директоры Айбулат Уразбахтин хуплау белдерде:

–  Мин үзем матбугат вәкиле, шуңа күрә барлык яхшы башлангычларда хезмәттәшләремә һәрвакыт ярдәм итәм. Акция мөһим һәм кирәкле, бигрәк тә аның турыдан-туры адресатларына. Бүген мин махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчының гаиләсен  “Атайсал” гәзитенә яздырдым, – диде Айбулат Уразбахтин.

Уфа фән һәм технологияләр университетының Сибай бүлекчәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рәвилә Хәсәнова “Акбузат” балалар журналына яздырган:

– Бүген барыбыз да яхшы гамәлләргә, яхшы хәбәрләргә мохтаҗ. Бу балалар журналын бик яратам һәм аның редакциясенең балачактан ук укучыларында изгелек  тәрбияләвен һәм бары тик яхшылыкка һәм изгелеккә өйрәтүен беләм.

Исегезгә төшерәбез, “Добрая подписка” дип аталган матбугатка язылу акциясе Уфада “Китап-Байрам” ярминкәсендә башланып киткән иде. Аңа Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров старт бирде.

 

Фото: Молодежная газета.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас